4 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
ТФБның 50 меңнән артык клиенты, банк-агентларда кертем ачып, иминият түләүләрен ала алды
Более 50 тыс. клиентов ТФБ открыли вклады в банках-агентах, через которые получали страховые выплаты Всего страховые возмещения получили более 87 тысяч человек, выплачено более 70 процентов застрахованных АСВ средств. Более 50 тысяч вкладчиков Татфондбанка получили страховые возмещения путем перечисления средств на счета в банках-агентах, рассказал в ходе пресс-конференции в ИА...
-
Вакытлыча билгеләнгән хакимият ТФБ банкы счетларын өлешчә “терелтә” алды
Татфондбанк клиентларының 15 декабрьдән соң счетларына кергән акчаларына "куллары җитә" башлады. Россия Банкы белән берлектә вакытлыча билгеләнгән хакимият Татфондбанк счетларын өлешчә "терелтә" алды. Эшкуарлар 15 декабрьдә кертелгән мораторийдан соң счетларына кергән акчага "куллары җитә" башлады, ягъни шул акчалар белән эш итүгә рөхсәт бирелде. "Татар-информ" агентлыгына Татарстан икътисад министры Артем Здунов...
-
Бөгелмәдә мөселманча “девичник” узачак
Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәр һәм район хатын-кызларын, шулай ук Бөгелмә кунакларын 8 гыйнвар көнне Үзәк мәчеткә чакыра. Сәгать 9.30 биредә "Нурия" клубы оешуының 10 еллыгы уңаеннан "девичник" башлана. Шушы аз да түгел, күп тә түгел, 10 еллык дәвер эчендә "Нурия" клубы бик күп мөселман туташ-ханымнарны үз итте. Дәресләр вакытында сәламәт яшәү...
-
Татарстанда 27 градуска кадәр суыта
Юлларда карт көртләре булачак. Татарстанда һава шартлары начарлана, дип кисәтә республиканың гадрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе. 5 гыйнвар төненең беренче яртысында Татарстан территориясендә урыны белән һава температурасы 25-27 градуска кадәр төшәчәк. 5 гыйнварда иртән һәм көндез, 6сында төнлә һәм көндез Татарстан буенча һәм аның башкаласы Казанда күп итеп кар...
-
Биектау районында транспорт һәлакәте: ике бала һәм ике зур кеше каза күргән +ФОТО
Казан - Малмыж трассасының 30 нчы чакрымында ике җиңел машина "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бүген сәгать 10 тулып 5 минут узгач Биектау районында 112 кичектергесез хезмәт телефонына Казан - Малмыж машина юлының 30 нчы чакрымында транспорт һәлакәте булуы, анда кешеләр каза күрүе турында хәбәр килеп ирешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...
-
Бөгелмәдә Яңа елның өч көнендә 11 сабый дөньяга килгән
2017 елда иң беренче туган кызның аягы җиңел була, 11 сабыйның 7 се - кызлар Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында узып киткән 2016 елның ахыргы сабые иртәнге 9.40 минутта дөньяга килгән. Бала тудыру йорты өлкән акушеры хәбәр иткәнчә, малай 3 кг 560 г авырлыкта, 54 см озынлыкта туган....
-
Бөгелмәдә Яңа ел сюрпризлары дәвам итә
Бөгелмә шәһәренең "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә биредә ял итүчеләр үз куллары белән эшләгән "Яңа ел сюрпризлары" күргәзмәсе булып узды. - Бәйрәм алды мәшәкатьләре белән туганнарыңны һәм дусларыңны сөендереп бүләкләү өчен вакыт һәрвакытта да җитеп бетми, - ди хезмәт терапиясе инструкторы Вера Артёменко. - Декупаж стилендә пыяла шешләрне бизәдек. Күп көч, күп...
-
Бөгелмәлеләрнең планшет-телефоннар оту мөмкинлеге бар
Интернетта татар теленә багышланган видеороликлар бәйгесе башланды. Телгә мәхәббәт аңлаткан видеоязма төшереп, кыйммәтле бүләкләргә ия булырга мөмкин. Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта "Татар-информ"га бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә...
-
Бөгелмәдә нәни мөселманнар аксакал белән очрашты
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә балаларның кышкы каникулы вакытында рухи-сәламәтләндерү үзәге эшли. Чираттагы тәрбия дәресендә биредә күңелле һәм файдалы ял итүчеләр белән шәһәр аксакалы очрашты Фәрит Гали улы Нуриәхмәтов 52 ел укытучы булып эшләгән, шулай ук шәһәрнең 3 нче мәктәбе директоры да булган. Ул балаларга өлкәнәрне хөрмәт итәргә, әти-әниләрне чратырга һәм...
-
Бүген Бөгелмәдә кая барырга
Бүген, 4 гыйнвар көнне, Бөгелмә шәһәренең үзәк сулыгында Яңа ел уен марафоны узачак. Күңелле чара лекторий зонасында сәгать 11.00 дә башлана. Ә 12.00 сәгатьтә биредә үк, балалар мәйданчыгында "Әтәч кунакка чакыра" дип исемләнгән балалар өчен күңел ачу тамашасы булачак. Бәйрәм чараларына рәхим итегез, бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары!
-
Бүген суыткан, җылырак киенегез
Электрон мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бүген Бөгелмәдә хәтәр генә суыткан. Кичәгечә киенү һич ярамас. Көндез һава температурасы -8 градус булыр дип фаразлана. Ә кичен һәм төнен исә - 16 градуска кадәр суытачак. Аз гына кар явуы ихтимал. Якыннарыбызга игътибарлы булыйк, җан җылысын кызганмыйк! Хәерле, уңышлы көннәр булсын, дусларыбыз!